news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау министрлыгында язын коронавирус йоктыручылар кимер дип өметләнәләр

Михаил Мурашко билгеләп үткәнчә, әлегә иммунитет формалашмаган, шунлыктан кешеләргә инфекция йоктыру куркынычы саклануы хакында онытмаска кирәк.

Сәламәтлек саклау министрлыгында язын коронавирус йоктыручылар кимер дип өметләнәләр

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясенә каршы вакцинациянең планлаштырылган күләмнәре язын COVID-19 белән авыручылар кимер дип өметләнергә мөмкинлек бирә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога сылтама белән хәбәр итә.

«Бүгенге көндә планлаштырылган күләмнәр безгә язгы чорда коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны сизелерлек кимер һәм вазгыять тотрыклыланыр дип өметләнергә мөмкинлек бирә», - диде Мурашко «Россия 24» каналы эфирында. Ул билгеләп үткәнчә, әлегә иммунитет формалашмаган, шунлыктан кешеләргә инфекция йоктыру куркынычы саклануы хакында онытмаска кирәк.

«Бездә ялган тынычлану хисе барлыкка килергә мөмкин. Чөнки авыруларга ярдәм итә, аларны саклый торган вакцина бар дигән мәгълүмат таралды. Әмма шуны онытмау зарур: организмның әлеге саклану үзлекләрен формалаштыру өчен күпмедер вакыт кирәк. „Спутник V“ вакцинасы өчен ул – 42, ә „Вектор“ вакцинасы өчен 30 көн тәшкил итә», - дип ачыклык кертте Мурашко.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100