news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау министрлыгында соцпакет өстенлекләре турында сөйләделәр

2005 елдан кирәкле дарулар белән тәэмин итү программасы федераль бюджет хисабына гамәлгә ашырыла.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). 1 октябрьгә кадәр федераль ташламадан кулланучыларга социаль хезмәтләр җыелмасыннан куллануны дәвам итү яки алардан баш тарту һәм акча алу турында карар кабул итәргә кирәк. Социаль пакеттан баш тарткан кешегә 863 сум һәм 75 тиен акчалата компенсация түләнәчәк. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Озак вакыт дәваланганда һәм күп дарулар сатып алганда, акчалата компенсация җитәрлек булмаска мөмкин, чөнки соцпакеттан баш тарткан кешеләр препаратларны үз хисабына сатып алырга тиеш була диделәр министрлыкта.

Шул ук вакытта социаль пакет кешене табиб рецепты буенча бушлай дарулар белән генә түгел, түләүсез дәвалау һәм кыйммәтле операцияләр үткәрү белән дә тәэмин итә ала.

Агымдагы елның 1 октябренә кадәр ташламалардан файдаланучылар соцпакеттан файдалану хокукын яңарта ала. Моның өчен Пенсия фондына гариза бирергә кирәк. Узган ел бушлай дарулар алган кешеләргә гариза бирергә кирәкми. Федераль ташламадан кулланучылар категориясенә сугышта катнашучылар һәм инвалидлар, инвалид балалар, барлык төркем инвалидлары, блокадачылар һ.б. керә.

2005 елдан кирәкле дарулар белән тәэмин итү программасы федераль бюджет хисабына гамәлгә ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100