news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау Министрлыгында Россиядә грипп эпидемиясе ихтималы турында кисәттеләр

Авыру Төньяк-Көнбатыш, Үзәк һәм Идел буе округлары территориясендә тарала инде, дип билгеләп үтте сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы.

Сәламәтлек саклау Министрлыгында Россиядә грипп эпидемиясе ихтималы турында кисәттеләр
архив

(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”). Бу атнада бөтен ил буенча грипп белән авыручылар санының артуы мөмкин, эпидемиянең уртача интенсивлыгы көтелә. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

"Фаразлауларга караганда, эпидемиянең уртача интенсивлыгы көтелә, A грипп штаммы таралачак", — диде Скворцова.

Министр билгеләп үткәнчә, авыру Төньяк-Көнбатыш, Үзәк һәм Идел буе округлары территориясе буенча тарала инде.

Министр грипп таралу чорында шәхси гигиена үтәргә кирәклеген искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100