news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирус йоктыручыларның арту сәбәбен атадылар

Федераль министрлыкның штаттан тыш баш белгече билгеләп үткәнчә, барлык гражданнар да коронавирусны кисәтү буенча киңәшләргә җитди карамаган.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе йоктыручыларның саны артуның төп сәбәбе — кайбер гражданнарның изоляция режимын башта ук үтәмәве. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Елена Малинниковага сылтама белән хәбәр итә.

«Нәкъ менә биш-җиде-сигез көн үткәч — кешеләр шашлык пешерергә чыкканнан соң инфекция йоктыручылар саны артты», — диде Малинникова.

Соңгы мәгълүматлардан күренгәнчә, илдә коронавирус инфекциясе йоктыруның 8672 очрагы ачыкланган, 580 кеше терелгән һәм хастаханәдән чыгарылган.  

Россия Президенты Владимир Путин Covid-19 коронавирусына бәйле вазгыять буенча халыкка беренче мөрәҗәгате вакытында 30 марттан 3 апрельгә кадәрге чорны ял атнасы дип игълан иткән иде. Мондый карар коронавирус инфекциясен кисәтү максатыннан кабул ителде.

Әмма барлык гражданнар да киңәшләргә җаваплы карамаган. Аерым алганда, Казанда кайбер кешеләр карантин ялларының беренче көннәрендә паркларга чыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100