news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәламәтлек саклау министрлыгында грипптан прививка ясату зарурлыгы хакында сөйләделәр

Грипптан прививка вакцинаның кайчан кайтып җитүенә карап башланачак.

Сәламәтлек саклау министрлыгында грипптан прививка ясату зарурлыгы хакында сөйләделәр

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә грипптан прививка ясау зарурлыгы турында белдерде.

«Без грипптан гына түгел, башка йогышлы авырулардан да прививка ясатырга киңәш итәбез. Грипптан прививка вакцинаның (ул федераль бюджет хисабына үзәкләштерелгән тәртиптә китерелә) кайчан кайтып җитүенә карап башланачак. Вакцина август дәвамында кайтып җитәр дип көтелә. Без барлык кешене дә грипптан прививка ясатырга (аеруча бу сезонда) киңәш итәбез», — дип искәртте спикер.

Ул билгеләп үткәнчә, 65 яшьтән узган кешеләргә пневмококк инфекциясеннән прививка ясатырга да тәкъдим итәргә мөмкиннәр.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, яңа төрдәге Covid-19 коронавирусыннан прививка акциясен үткәрү сценарие федераль дәрәҗәдә билгеләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot