news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәламәтлек саклау министрлыгында гриппка каршы прививка ясатуның әһәмиятен аңлаттылар

Профилактик прививкалар календарена көллият һәм югары уку йортлары студентлары, армиягә чакырылучылар һәм социаль әһәмияткә ия өлкәдә эшләүчеләрнең кайбер категорияләре керә.

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Грипп эпидемиясе сезоны башланыр алдыннан Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы вакцинациянең әһәмияте хакында кисәтте – бу грипп йоктыру куркынычын киметергә ярдәм итәчәк. Бу хакта «Российская газета» сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Алексей Кузнецовка сылтама белән хәбәр итә.

«Шуны искәртәсем килә: 60 яшьтән өлкәнрәкләр, хроник йогышлы авырулардан интегүче кешеләр, көмәнле хатын-кызлар, шулай ук 6 яшькә кадәрге балалар гриппны бик авыр кичерә. Әлеге төркемгә караган гражданнар гриппка каршы беренче чиратта прививка ясатырга тиеш», - диде Кузнецов.

Ул шулай ук профилактик прививкалар календарена көллият һәм югары уку йортлары студентлары, армиягә чакырылучылар һәм социаль әһәмияткә ия өлкәдә эшләүчеләрнең кайбер категорияләре керүен искәртте.

«Яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясе таралган чорда грипп йоктыру куркынычы беренче чиратта янаган гражданнарны үз вакытында вакцинацияләү аеруча әһәмияткә ия», - дип искәртте сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot