news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау министрлыгы вакытсыз үлем очраклары күп булган төбәкләрне атады

Чукотка, Чечня һәм Ненец автономияле округлары вакытсыз үлем очраклары югары булган төбәкләр исемлегендә алда бара.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Чукотка, Чечня һәм Ненец автономияле округлары вакытсыз үлем очраклары күп булган төбәкләр исемлеге башында тора. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина ярдәме экспертизасы һәм сыйфатын тикшерү үзәге шундый нәтиҗәләр чыгарган.

«Российская газета» хәбәр итүенчә, белгечләр үз эшләрендә үзәктә булдырылган оператив мониторинг һәм «гомернең югалган еллары» күрсәткечен анализлау системасын кулланган. Чукоткада — 7,76, Чечняда — 7,18, Ненец автономияле округында яшәүчеләрнең 7,17 ел гомере «югала». Тыва Республикасы (7,16) һәм Оренбург өлкәсе (6,91) бишлекне йомгаклый.

РФ субъектлары арасында гомер елларын «югалту» буенча Ингушетия (3,59), Адыгей (4,5), Севастополь (4,64), Карачай-Черкесия (4,69) һәм Калининград өлкәсе (4,86) иң имин төбәкләр рәтенә кергән.

Россиядә элеккечә үк вакытыннан алда үлем очраклары кан әйләнеше системасы авырулары, яман шешләр барлыкка килү, тышкы сәбәпләр, ашказаны органнары авырулары һәм ковид белән бәйле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100