Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сәламәтлек саклау министрлыгы: Вакцина ясату мөмкинлеге булса, аны кулланырга кирәк
Массакүләм вакцинация ике компонентлы «Спутник V» вакцинасы ярдәмендә үткәрелә.
(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Өлкән кешеләргә коронавируска каршы вакцина белән прививка ясату куркыныч түгел.
«Нәтиҗәлелек ягыннан аерма юк. Минемчә, вакцина ясату мөмкинлеге булса, аны кулланырга кирәк. Өлкән яшьтәгеләргә карата шик булса, без киңәш итмәс идек. Бу юлы вакцина куркынычсыз», — диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.
Жаворонков вакцинациядән соң температураның күтәрелүе ихтимал, дип белдерде.
«Вакцинациядән соң гипертермия эффекты булу ихтималы турында әйтәбез. Ул нәрсәдән ясалуга карамастан һәр вакцинаны керткәннән соң була. Шуңа күрә, зинһар, курыкмагыз. Без өлкән буынны прививка ясатырга чакырабыз», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз