news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәламәтлек саклау министрлыгы урман янгыны төтененнән саклану өчен киңәш бирде

Иртәнге вакытта һавада төтен максималь күләмдә була.

(Казан, 1 август, "Татар-информ"). РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы урман янгыннарыннан төтенләнгән Россия регионнарында яшәүче кешеләргә организмга зарарлы химик матдәләр керүне чикләүче профилактик чараларга аерым игътибар бирергә киңәш итә. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Урман янгыннары аркасында атмосфера һавасының төтенләнүе арткан очракта, кешеләр яну продуктлары белән агулануны кисәтү, йөрәк-кан тамырлары, үпкә һәм башка хроник авырулар кискенләшүен кисәтү максатыннан, организмга зарарлы химик матдәләр килүне чикләүче профилактик чараларга аерым игътибар бирергә тиеш.

Моның өчен иртә белән һавада озак вакыт тормаска тырышырга (бу вакытта һавада төтен максималь күләмдә була). Ачык һавада мөмкин кадәр сирәгрәк булырга, бигрәк тә тәүлекнең иң эссе вакытында.

Шулай ук әгәр дә чыгарга туры килә икән, үпкә, йөрәк, аллергия авыруларыннан интегүче кешеләргә үзләре белән кирәкле даруларны алырга кирәк. Һ.б. 

news_right_1
news_right_2
news_bot