news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау министрлыгы телемедицина эшчәнлеген тәүлек буе оештырырга планлаштыра

Телемедицина турындагы федераль канун 29 июльдә кабул ителде.

(Казан, 7 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы 2018 елда телемедицина эшчәнлеген тәүлек әйләнесендә оештырырга планлаштыра. Бу хакта журналистларга якшәмбе көнне Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова җиткерде, дип хәбәр итә РИА “Новости”.

Телемедицина, аерым алганда, электрон рецептлар бирү һәм дистанцион рәвештә дәвалау турындагы федераль канун 29 июльдә кабул ителде. Документ беренче тапкыр телемедицина технологиясен куллану буенча медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеген бирде.

Телемедицина турындагы канун Россиядә 2018 елның 1 гыйнварыннан, аерым бүлекләре 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.

"2018 елда безнең төп бурыч – әлеге профильле телемедицина системасын “эшкәртеп”, теләсә-кайсы төбәктән теләсә кайсы пациентка илнең иң яхшы белгечләре белән консультация үткәреп, тәүлек дәвамында телемедицина булдыру”, – дип җиткергән Скворцова.

Аның сүзләренчә, билгеле бер вакыт аралыгында катлаулы хәлләр һәм үлем очраклары буенча видеоконференцияләр уздырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100