news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тавыш бирү участокларына ашыгыч ярдәм чакыру очраклары булмаган

Республикада ашыгыч медицина ярдәме югары әзерлек режимында эшли.

Татарстанда тавыш бирү участокларына ашыгыч ярдәм чакыру очраклары булмаган
Владимир Васильев

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Хәзерге вакытта Татарстанда РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү уңаеннан оештырылган сайлау участокларына ашыгыч ярдәм чакыру очраклары теркәлмәгән. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков Гомумроссия тавыш бирүнең республика матбугат үзәгендә хәбәр итте.

«Бүген ашыгыч ярдәм машиналарының әзерлек дәрәҗәсе югары, әгәр участок сайлау комиссияләреннән чакыру килгән икән, медицина хезмәткәрләре мөмкин кадәр тиз килеп җитә алачак. Медицина хезмәткәрләренең тавыш бирү өчен участокларның тулы исемлеге бар», — диде ул.

Жаворонков вазгыятьне тикшереп торуларын белдерде. «Тулырак нәтиҗәләр соңрак булачак, чөнки мәгълүматны бөтен республикадан җыябыз. Мин Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама кебек зур шәһәрләрдәге хезмәттәшләрдән ашыгыч медицина ярдәме чакырулары бармы, дип кызыксындым. Участок сайлау комиссияләренә бер генә чакыру да теркәлмәгән», — диде спикер.

Бүген бөтен Россия буенча РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү бара. Татарстанда 65 территориаль һәм 2,8 мең участок сайлау комиссияләре эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100