news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау министрлыгы: Татарстанда табиб 80-120 мең сумга кадәр акча эшли ала

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы эксперты яхшы табиблар ставка ярымга эшләргә тиеш дип саный.

Сәламәтлек саклау министрлыгы: Татарстанда табиб 80-120 мең сумга кадәр акча эшли ала
архив tatar-inform

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Яхшы эшләгән очракта Татарстанда табиб 80 - 120 мең сумга кадәр акча эшли ала. Бу хакта бүген Татарстан дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру буенча сынау проектын гамәлгә ашыру барышы эксперт сессиясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов әйтте.

«Табибның уртача хезмәт хакы 65 мең сум тәшкил итә. 80 мең сум ала торган табиблар бар, 35-40 мең сум ала торган табиблар бар. 120 мең сум алучы табиблар бар. Бу уртак эшчәнлек коэффициентын исәпкә алып, табиб квалификациясенә бәйле сан», - диде ул.

Яхшы белгеч булу өчен хирургка ставкага гына эшләү җитми дип саный докладчы. Аның фикеренчә, табиблар зур тәҗрибәгә ия булырга тиеш. «Ким дигәндә, квалификацияне күтәрү өчен 1,5 ставканы һәм дежурлыкны алырга кирәк», - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100