Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сәламәтлек саклау министрлыгы: Татарстан көньягында булган гарасатта зыян күрүчеләр юк
Көчле җил Чирмешән районында йорт һәм хуҗалык корылмасының түбәсен алып аткан, зыян күрүчеләр юк.
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Валерия Белова). Чирмешән һәм Нурлат районнарындагы бүгенге табигый бәла-каза вакытында республиканың бер кешесенә дә зыян килмәгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән.
«Хәзерге вакытта Республика медицина һәлакәт үзәгендә гарасатта зыян күрүчеләр хакында мәгълүмат юк. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк», – ди белдерде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат сәркатибе Айгөл Сәлимҗанова.
Искәртеп үтик, элекгрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Нурлат районы аша көчле яшенле актив фронталь циклон узуын хәбәр итте. Чирмешән районы Югары Чегодай авылында көчле җил дүрт йорт һәм алты хуҗалык корылмасының түбәсен алып аткан, алар арасында мәчет, мәктәп, медпункт бар.
Казанда шулай ук метеорологик күренеш көтелә, әмма республика көньягындагы кебек көчле булмас дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз