news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәламәтлек саклау министрлыгы: Татарстан хастаханәләрендә дару запасы җитәрлек

Дәвалау учреждениеләрен тәэмин итү өчен, „Таттехмедфарм“ дәүләт предприятиесендә 3,5 млрд сумлык дару препаратлары бар.

Сәламәтлек саклау министрлыгы: Татарстан хастаханәләрендә дару запасы җитәрлек
Владимир Васильев

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда хастаханәләрдә бер айдан өч айга кадәр дару препаратлары запасы бар.

Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә әйтте.

«Дәвалау учреждениеләрен тәэмин итү өчен, „Таттехмедфарм“ дәүләт предприятиесендә 3,5 млрд сумлык дару препаратлары бар. Бу 4,5 айга җитәрлек дип фаразлана. Хәзер предприятие республикага дару кайтарылуын тизләтү өчен поставщиклар белән эшли. Күп кенә тәэминатчылар җавап биргән, препаратларны җибәрәчәкләр», — диде министр урынбасары.

Фәридә Яркәева сүзләренчә, дарулар буенча федераль һәм республика дәрәҗәсендәге ташламаларга ия булган дарулар 3,5 айдан 4,5 айга кадәр җитәрлек. «Алар план буенча кайтарыла, кире кагулар юк. 2022 елның икенче яртыеллыгына дарулар алына», — диде.

Ул, шулай ук, кан әйләнеше системасы авырулары белән көрәш программасы буенча кайбер дарулар өч айдан өч елга кадәр җитәрлек булуын әйтте. Чит ил препаратлары да бар, диде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot