Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сәламәтлек саклау министрлыгы Студентлар сырхауханәсендә чират сәбәбен аңлатты
Студентлар, озын чиратка зарланып, социаль челтәрләрдә язалар.
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). «ВКонтакте» социаль челтәрендә Казан төркемнәренең берсендә Универсиада авылындагы студентлар сырхауханәсендә чиратның күп булуына зарланганнар.
«Универсиада Авылындагы студентлар сырхауханәсендә терапевтка керү өчен менә шундый „тере“ чират. Берничә сәгать торырга туры килә! Ачуны китерә, туйдырды инде бу!», — дип язган постның аноним авторы.
Бу язма турында Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы аңлатма бирде. Министрлыкның матбугат хезмәтендә «Татар-информ» га медицина оешмасындагы чиратның сәбәбен әйттеләр.
«Табибка чиратның сәбәбе — ОРВИ белән авыручыларның һәм уку йортында дәресләргә йөрүдән азат итә торган белешмәгә мохтаҗ булучыларның артуы», — диделәр матбугат хезмәтендә.
Сәламәтлек саклау министрлыгында әйтүләренчә, хәзер студентлар сырхауханәсендә пациентларны бер сменада өч участок терапевты кабул итә.
Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан халкы кискен респиратор вирус инфекцияләре симптомнары барлыкка килгәндә, табибларны өйгә ешрак чакырта башлаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз