Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сәламәтлек саклау министрлыгы сәламәт яшәү рәвешенең мәҗбүри шартларын җиткерде
Иң беренче шарт – кеше тәмәке тартырга тиеш түгел.
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында сәламәт яшәү рәвеше алып бара, дип әйтерлек булсын өчен, кеше нинди кагыйдәләрне үтәргә тиешлеге турында сөйләштеләр. Бу хакта "Российская газета" яза.
"Сәламәт яшәү рәвеше нәрсә ул? Бу уйлап чыгарылган аңлатма түгел, ә кешенең 4 шартны үтәве дигән сүз”, – диде "Интерфакс"та узган матбугат конференциясендә Илкүләм кардиология тикшеренү үзәге генераль директоры, медицина фәннәре докторы Сергей Бойцов.
Табиб сүзләренчә, беренчедән, кеше тәмәке тартырга тиеш түгел. Икенчедән, көненә кимендә 400 грамм яшелчә һәм җиләк-җимеш белән туклану мөһим. Өченче шарт – ким дигәндә 30 минут активлык күрсәтергә, мисал өчен, интенсив темпта йөрергә тиеш. Дүртенче шарт – тәүлегенә 5 граммнан да артык тоз кулланырга ярамый.
“Бу дүрт шарт та бер үк вакытта үтәлергә тиеш, бары тик шул вакытта гына сәламәт яшәү рәвеше дияргә мөмкин, – диде Бойцов. – Әгәр кеше тәмәке тарта һәм калган башка шартларны үти икән, бу сәламәт яшәү рәвеше түгел”.
Алкогольгә килгәндә, сәламәтлеккә аның йогынтысын ачыклау буенча тикшеренүләр әле тәмамланмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз