Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сәламәтлек саклау министрлыгы QR-кодның срогы турында аңлатма бирде
Бүген Дәүләт хезмәтләре порталында кодларның срогы кимүе билгеле булган иде.
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ковидтан прививка ясаткач бирелә торган QR-кодның гамәлдә булуы вакыты турында аңлатма бирде.
«QR-кодның гамәлдә булу вакыты үзгәрми. Ковидтан прививка ясаткач, Дәүләт хезмәтләре порталында бирелә торган QR-код үз вакытында гамәлдә була. 8 ноябрьдә иртән Дәүләт хезмәтләре порталын кулланучылар QR-кодның гамәлдә булуы вакыты үзгәрүен абайлап алды. Бу Порталда уза торган техник эшләр белән бәйле. Хәзер портал штатлы режимда эшли. QR-кодлар янәдән торгызыла», диелә ведомство хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз