news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәламәтлек саклау министрлыгы поликлиникада түләүле коляска урыны турында аңлатма бирде

Видеокамералар урнаштырганнан соң коляскаларны саклаган өчен түләү алынмаячак.

(Казан, 20 март, “Татар-информ”). Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Чаллының 4 нче балалар поликлиникасында түләүле коляска урыны турында аңлатма бирде.

"Халык контроле"нә Чаллы кешеләреннән килгән гаризада коляска калдырган өчен түләү 10 сум икәнен язганнар, чек хатка теркәлгән. 

Сәламәтлек саклау министрлыгы поликлиникада аерым керү юлы булган коляскалар калдыру урыны төзекләндерү проектында каралганын хәбәр иткән. Видеокамералар урнаштырганнан соң, коляскаларны һәм башка әйберләрне саклаган өчен түләү алынмаячак. Бу хакта “Халык контроле”ндә чыккан ведомство аңлатмасында әйтелгән.

“Түләү касса чеклары аша башкарылган һәм исәпкә алынган”, диелгән әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot