news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәламәтлек саклау министрлыгы озак яшәү серен аңлатты

Министр Вероника Скворцова сүзләренчә, генетикаң көчле булса да, яман гадәтләр сәламәтлекне какшата.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Сәламәтлек сыйфаты һәм гомер озынлыгы 60 процентка кешенең үзеннән, аның яшәү рәвешеннән тора, дип белдерде Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Гомумроссия гражданлык форумы мәйданчыгында. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Аның сүзләренчә, генетикаң яхшы булса да, тәмәке тарту, алкоголь белән мавыгу, дөрес тукланмау, физик хәрәкәт булмау сәламәтлекне какшата.

Скворцова сүзләренчә, экологиянең кеше сәламәтлегенә тәэсире  якынча - 10-15 процентны, ә сәламәтлек саклау системасының йогынтысы 25-40 процентны тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot