news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау министрлыгы кояш астында сак булырга киңәш итә

Тире яман шеше белән ешрак аксыл чәчле, зәңгәр күзле һәм ачык тиреле кешеләр авырый.

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы кояш астында сак булырга киңәш итә. Министрлыкның рәсми сайтында язылганча, яман шеш тиредә авыру күзәнәкләр барлыкка килү сәбәпле башлана.

Әлеге авыру төрлечә ачыклана. Гадәттә, ул кырлары тигез булмаган миңнәр, җәрәхәтләр, төеннәр рәвешендә күренә. Кайчагында тиредәге бу әйберләр авырту һәм дискомфорт тудыра, әмма шуның белән бергә алар бөтенләй авыртмаска да мөмкин. Еш кына яман шештән комлыкта һәм солярийда кызынырга яратучылар интегә, диелә хәбәрдә.

Тире яман шеше белән ешрак аксыл чәчле, зәңгәр күзле һәм ачык тиреле кешеләр авырый икән. Кагыйдә буларак, аларда генетик саклану юк, шуңа күрә, андый кешеләр эссе якларда үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куя. Ә менә кара тәнлеләр бу яман чирдән 20 тапкырга азрак интегә.

Гади саклану кагыйдәләрен истә тотарга кирәк, дип киңәш бирелә министрлыкның киңәшендә: вакытында җәрәхәтләрне, яраларны дәвалау сорала. Көннең кояш кыздырган вакытында – 11дән –кичке сәгать 4кә кадәр кызынырга ярамый. Су коену киемендә булганда, кояш астында торуны киметергә кирәк, кояш нурларының куркыныч йогынтысыннан озын җиңле күлмәк һәм киң кырлы эшләпә ярдәмендә сакланырга мөмкин, диелә.

Кояш нурыннан саклаучы кремнар турында да онытмаска кирәк. Хәтта болытлы, явым-төшем булган көннәрдә дә. Чөнки ультрофиолет нурлары болыт һәм томан аша да үтә икән.

"Махсус күзлек күзләрне һәм алар тирәсендәге тирене кояш зарарыннан 99-100 процентка кадәр саклый. Кояш актив булган биек таулы районнарда һәм төбәкләрдә саклану чараларын куллану мәҗбүри кагыйдә булырга тиеш", – диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100