Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сәламәтлек саклау министрлыгы ковидтан «Конвасэл» яңа вакцинасын теркәде
Препарат Санкт-Петербургтагы фәнни-тикшеренү институтында эшләнгән.
(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Россиядә ковидка каршы тагын бер вакцина теркәлгән. «Конвасэл»ны Федераль медик-биология агентлыгы белгечләре ясаган.
Мондый мәгълүмат Дару чаралары дәүләт реестрында чыкты.
«Конвасэл» — SARS-CoV-2 вирусы китереп чыгара торган коронавирус инфекциясен профилактикалау өчен рекомбинант вакцина», — диелә сайтта.
Препарат Санкт-Петербургның вакцина һәм сыворотка ясый торган фәнни-тикшеренү институтында эшләнгән. Клиник сынаулар 2021 елның июнендә тәмамланды. Тикшеренүләр вакцинаның куркынычсызлыгын, иммуногенлыгын һәм саклану потенциалын исбатлаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз