news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус өзлегүләрен дәвалау өчен препарат теркәде

«Левилимаб» цитокин штормы, ягъни иммунитетның организм күзәнәкләренә һөҗүм итү күренеше булган пациентларга бирелә.

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус инфекциясеннән алган өзлегүләрне дәвалау өчен тагын бер препарат теркәде. Бу хакта RT хәбәр итә.

«Левилимаб» (сәүдә атамасы — «Илсира») Covid-19 авыруының катлаулы формасын кичергән пациентларга, цитокин штормы, ягъни иммунитет организм күзәнәкләренә һөҗүм иткәндә бирелә.

Башта «Левилимаб» ревматоид артритны дәвалау өчен эшләнелә, әмма нәтиҗәсе аркасында, препаратны коронавируска каршы көрәш кысаларында клиник сынауларга керткәннәр.

Федераль министрлык хәбәр иткәнчә, бу гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу һәм аларны бетерү шартларында дару чаралары белән эш итү үзенчәлекләрен җайга сала торган РФ Хөкүмәте карары белән каралган тизләтелгән процедура буенча теркәлгән икенче препарат.

news_right_1
news_right_2
news_bot