news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәламәтлек саклау министрлыгы клиник ординатурага керү өчен бәйге игълан итте

Документларны 22 июльгә кадәр тапшырырга кирәк.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Россия Федерациясе Югары белем бирү оешмаларына максатчан кабул итү квоталары буенча клиник ординатурага укырга керүгә конкурс игълан итә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Документлар 2020 елның 22 июненнән 22 июленә кадәр Россия почтасы һәм электрон почта аша кабул ителә.

Документлар исемлеге, белгечлекләр исемлеге һәм югары белем бирү оешмалары турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтының «Медицина белеме һәм аттестация бүлеге мәгълүматы» бүлегендә урнаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot