news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау министрлыгы: Кара елан чагу инвалидлыкка һәм үлемгә китерә

Татарстанда җылы булу һәм яңгыр яву сәбәпле, еланнар активлыгы артты.

Сәламәтлек саклау министрлыгы: Кара елан чагу инвалидлыкка һәм үлемгә китерә
pixabay.com

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Кара елан чагу инвалидлыкка һәм хәтта үлемгә китерергә мөмкин. Бу хакта бүген журналистлар белән очрашуда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш токсиколог белгече Алия Насыйбуллина хәбәр итте.

«Җылы һәм яңгырлар булганга еланнар активлыгы артты. Кешеләр табигатькә чыга һәм анда аларга уяулыкны арттырырга кирәк. Тузбаш, кара елан һәм җиз еланнар безнең полосада ешрак очрый. Бигрәк тә кара елан чагуы куркыныч. Кара елан чагуы сәламәтлеккә җитди зыян китерергә мөмкин», - диде ул.

Насыйбуллина мәгълүматларына караганда, гәүдәнең өске өлешен, муен, баш һәм җилкәне чагуы аеруча куркыныч. Мондый урыннарда кешенең артерияләре һәм кан тамырлары күп, алар буенча агу тиз тарала. Хәтта үлем очраклары да булырга мөмкин.

«Әгәр елан аякны, кулны, кул чугын, табанны чакса, хәрәкәтләнү озак вакытка тукталып торырга мөмкин. Беренче медицина ярдәме дөрес күрсәтелмәгән очракта инвалидлык булырга мөмкин», - диде спикер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100