news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау министрлыгы исерекләргә спиртлы эчемлек сатмаска тәкъдим итте

Төзәтмәләр проекты норматив-хокукый актлар проектлары федераль порталында урнаштырылган.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы оешмаларга һәм шәхси эшмәкәрләргә исерек сатып алучыларга спиртлы эчемлек сатудан баш тартырга тәкъдим итте, дип яза “Известия”.

Төзәтмәләр проекты норматив-хокукый актлар проектлары федераль порталында урнаштырылган. “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында"гы федераль законга үзгәрешләр кертү җәмәгатьчелек туклануы хезмәтләре тәкъдим итүче кибетләргә, кафе, бар һәм рестораннарга шундый хокук бирә.

Моннан тыш, документ сатып алучы башка товарлар янында торганда алкоголь продукциясен күрмәслек итеп оештырырга тәкъдим итә. Сәламәтлек саклау министрлыгында алкоголь өчен махсус сәүдә заллары яки спиртлы эчемлек киштәләрен ябыла торган итү турында сүз баруын билгеләп үтәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100