news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау министрлыгы иммунитет ныклыгы туклануга бәйле булуын искәртә

Иммунитет кешенең яшәү рәвешенә бәйле.

(Казан, 12 август, "Татар-информ"). Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы кеше организмының  иммунитеты туклануга бәйле булуын искәртә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Иммунитет – ул организм сакчысы да, авыруларга каршы көрәштә кешенең коралы да. Иммунитетлы система башта чит күзәнәкләрне (инфекцияләрне, вирусларны) зарарсызландыра, ә аннары аларны җимерә. Иммунитет - катлаулы һәм күп төрле", диелә бу хәбәрдә.

Иммунитетның көче, бөтен сәламәтлегебез кебек үк, 50 процент өлеше кеше сайлаган тормыш рәвешенә бәйле. Иммунитетны төп җимерүчеләр арасында еш стресслар, дөрес тукланмау, даими ял итмәү, кояшта озак тору, артык зур физик йөкләнешләр һәм, киресенчә, утыра торган яшәү рәвеше, һәм, әлбәттә, зарарлы гадәтләр - тәмәке тарту, алкоголь, наркотиклар бар, дип саный белгечләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100