news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау министрлыгы хөкүмәтнең даруларны кибеттә сату турында йөкләмәсен өйрәнә

Бу очракта контрафакт препаратлар кермәвенә безнең ышаныч булырга тиеш.

(Казан, 6 октябрь, "Татар-информ"). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы хөкүмәтнең даруларны кибетләрдә һәм супермаркетларда сату турындагы йөкләмәсен өйрәнә. Бу хакта җомга көнне журналистларга идарә тармагы башлыгы урынбасары Сергей Краевой җиткерде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

"Әлеге йөкләмә буенча эшлибез. Беренчедән, контрафакт препаратлар кермәвенә безнең ышаныч булырга тиеш. Икенчедән, сатучыларның намуслы булуы. Өченчедән,исәпкә алу эше көйләнергә тиеш", – дигән ул.

Министр урынбасары шулай ук, тулаем алганда, идарә тармагының даруларны сатып алу урыны киңәюенә каршы булмавын җиткергән. Ләкин, табибларның “зыян салма” принцибы сакланырга тиеш, дигән ул.

Искәртеп үтик, август ахырында Россия вице-премьеры Игорь Шувалов даруларны супермаркетларда сату турындагы мәсьәләне өйрәнүне йөкләгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100