news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәламәтлек саклау министрлыгы гомеопатияне җайга салу буенча эшче төркем төзиячәк

Төркемгә Россия фәннәр акдемиясе вәкилләре, гомеопатия өлкәсе белгечләре керәчәк.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова идарә тармагында гомеопатияне җайга салу буенча эшче төркем булдыруны йөкләгән. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының Җәмәгать сәламәтлеген һәм коммуникацияләрен саклау департаменты директоры Олег Салагай җиткергән, дип яза "Известия".

Ул дәвалаганда клиник нәтиҗә биргән препаратлар гына кулланылырга һәм шулар гына дәүләт сатып алуларына керергә тиешлеген билгеләп үткән. “Россия Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова йөкләмәсе буенча министрлыкта Россия фәннәр акдемиясе вәкилләре, илнең әйдәп баручы медицина оешмалары, гомеопатия өлкәсе белгечләре кергән эшче төркем төзеләчәк”, – дип хәбәр иткән министрлык вәкиле.

Эшче төркем гомеопатияне куллануны расланган халыкара таләпләрне истә тотып тәкъдимнәр булдырырга тиеш. Олег Салагай гомеопатик чараларны күпчелек илләрдә куллану рөхсәт ителгәнен әйтеп узган.

Алдан Россия фәннәр академясе президиумы комиссиясендә «Гомеопатиянең ялган фәннилеге турында» меморандум тәкъдим ителеп, анда гомеопатиянең тәэсире билгеле биология, химия һәм физика кануннарына каршы килә, диелгән булган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot