news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәламәтлек саклау министрлыгы электрон сигаретларның тискәре йогынтысы хакында сөйләде

«Аларның составында никотин бар, ул кешеләрдә тәмәкегә бәйлелек барлыкка китерә», – ди Олег Салагай.

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Электрон сигаретлар моңарчы тартырга җыенмаган кешеләрне тәмәкегә ияләштерә, ә аларны җәмәгать урыннарында куллану социаль норма буларак кабул ителә. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының иҗтимагый сәламәтлек һәм коммуникацияләр департаменты директоры Олег Салагай шундый фикер белдерде, дип яза «Известия».

Салагай искәрткәнчә, электрон сигаретлар шуның белән дә куркыныч: алар ярдәмендә тәмәке тартуга психологик бәйлелек формалаша. «Аларның составында никотин бар, ул кешеләрдә тәмәкегә бәйлелек барлыкка китерә», – диде эксперт Бөтенроссия яшьләр форумында ясаган чыгышында.

iz.ru порталы язуынча, моңа кадәр Вирджиния университеты галимнәре көмәнле вакытта электрон сигаретлар тарту балаларның төрле кимчелекләр (авыз куышлыгы һәм биттә) белән туу ихтималын ачыклаган иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot