news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәламәтлек саклау министрлыгы даруларны инвалидлыкка түгел, диагнозга карап билгеләячәк

Дәүләт Думасында экспертлар, кайбер авырулар буенча, пациентның ташламалы даруларны инвалидлыкка чыкмыйча ала алмавын билгеләп үткән.

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы ташламалы даруларны пациентка инвалидлыкка түгел, ә диагнозга карап билгеләү мөмкинлеге турында фикерләшә. Бу хакта ТАССка Россия сәламәтлек саклау министры урынбасары Татьяна Яковлева хәбәр итте.

"Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында төбәкләрдә дарулар белән тәэмин итүне пациентка инвалидлыкка һәм ташламаларга карап түгел, ә диагнозга карап билгеләү мөмкинлеге эшләнә", – дип җиткергән ул.

Алдан Дәүләт Думасында узган түгәрәк өстәлдә сәламәтлек саклау комитеты рәисе Дмитрий Морозов ("Бердәм Россия") гражданнарны инвалидлык буенча ташламалар алу буенча түгел, ә кирәклек буенча тәэмин итү турында җиткергән иде. Әлеге проблема буенча фикер алышканда Дәүләт Думасында белгечләр, кайбер авырулар буенча (мәсәлән, Крон авыруы) пациент, гамәлдәге канун нигезендә инвалидлыкка чыкмыйча түләүсез даруларны ала алмый, дип белдерде.

Шуның белән бергә экспертлар, кайбер диагноз буенча билгеләнгән даруларга бәя аена 10 меңнән берничә йөз мең сумга кадәр булырга мөмкин булуын да җиткерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot