news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау министрлыгы балаларга тәмәке саткан өчен штрафны арттыруны хуплады

Штраф күләме арткан очракта законсыз сатулар саны кимер дип ышаналар.

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы 18 яше тулмаган балаларга тәмәке саткан өчен штрафны ун тапкыр арттыруны хуплады. Бу хакта ведомство матбугат хезмәтенә сылтама белән “Известия” хәбәр итә.

Балигъ булмаган балаларга тәмәке саткан өчен штрафны ун тапкыр арттыруны Ленинград закон чыгару җыены депутатлары тәкъдим иткән. Экспертлар хәзерге вакытта физик затлар өчен 5 мең, юридик затлар өчен 50 мең сум булган штраф күләме сатучыларны балигъ булмаганнарга тәмәке сатудан тыеп тормый, дип саный.

Штраф күләме арткан очракта законсыз сатулар саны кимер дип ышаналар.

Сәламәтлек саклау министрлыгында никотиннан бәйле кешеләрнең 90 проценты 18 яшькә җиткәнче тәмәке тарта башлаучылар дип белдерә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100