news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәламәтлек саклау министрлыгы алкоголь сату яшен арттырырга тәкъдим итте

Сәламәтлек саклау министрлыгында «Этил спирты җитештерү һәм аның әйләнешен дәүләти җайга салу турында»гы законга төзәтмәләр әзерләгәннәр.

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Сәламәтлек саклау министрлыгы градусы югары булган исерткеч эчемлекләрне сату яшен 21 яшькә кадәр күтәрергә тәкъдим итте, дип яза «Известия» газетасы нәшрият карамагында булган документларга сылтама белән.

Басма мәгълүматлары буенча, Сәламәтлек саклау министрлыгында «Этил спирты җитештерү һәм аның әйләнешен дәүләти җайга салу турында»гы законга төзәтмәләр әзерләгәннәр. Үзгәрешләр спирт күләме 16,5 проценттан артыграк булган эчемлекләргә кагыла.

Билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта проект «регулятор гильотинасы» буенча эшче төркем бәяләмәсен уза һәм Хөкүмәтнең закон проекты эшчәнлеге комиссиясендә тикшерүгә әзерләнә. Анда проектны Дәүләт Думасына тапшыру турында карар кабул итәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot