news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәламәтлек саклау министрлыгы 2030 елга Россиядә туберкулезны җиңәргә ниятли

Идарә тармагы башлыгы Вероника Скворцова билгеләп үткәнчә, әлеге бурычны хәл итү бу авыруга мөнәсәбәттә җитди үзгәрешләр таләп итә.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Сәламәтлек саклау министрлыгы 2030 елга Россиядә туберкулезны җиңәргә ниятли, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова «Туберкулез проблемасын хәл итүгә дисциплинарара якын килү» дигән конференция барышында шул хакта белдерде.

«Безнең бурыч – 2030 елга туберкулезны җиңү», – диде министр.

Ул билгеләп үткәнчә, әлеге бурычны хәл итү бу авыруга мөнәсәбәттә җитди үзгәрешләр таләп итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot