news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау министрлыгы 2019 елда медицина алдындагы төп бурычларны билгеләде

Сәламәтлек саклау министрлыгы планнары буенча, киләсе елда Татарстан халкының ким дигәндә 90 проценты диспансеризация узарга тиеш.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы 2019 елда республика медицинасы алдындагы төп бурычларны билгеләде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәламәтлек саклау министрлыгы планнары буенча, киләсе елда Татарстан халкының ким дигәндә 90 проценты диспансеризация узарга тиеш. Шулай ук, республика табиблары планнары нигезендә, безнең төбәктә кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр саны – 3, яман шештән 2,5 процентка кимергә тиеш.

Министрлык Татарстан поликлиникалары алдына планлы медицина ярдәме күрсәткән вакытта табибны көтү вакыты күп дигәндә 14 көн тәшкил итәргә тиеш дигән бурыч куйды.

Ведомство өчен өстенлекле бурычларны республикада яшәүчеләр билгели. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында төбәк ведомстволары алдындагы төп бурычларны билгеләгәндә халыкның турыдан-туры катнашуының әһәмияте хакында белдергән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100