news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәламәтлек саклау һәм белем бирү өлкәсенә РФ бюджетыннан киләсе елга акча азрак биреләчәк

Бюджетының 10 проценты мәгариф һәм белем бирү, 9 проценты исә сәламәтлек саклау өлкәсенә бүленә

 (Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 2015 нче елга РФ бюджетының 10 проценты мәгариф һәм белем бирү, 9 проценты исә сәламәтлек саклау өлкәсенә бүлеп бирелә.

Мәгариф өлкәсенә бирелгән акчалар, узган ел белән чагыштырганда, 10 миллиард сумга, ә сәламәтлек саклау өлкәсенә бүлеп бирелгәннәре исә 90 миллиард сумга азрак.

“Бюджеттан акчалар, узган ел белән чагыштырганда, азрак бүлеп бирелү, - ул әле бу өлкәне финанслау азайды дигән сүз түгел. Мисал өчен, балалар бакчалары төзүгә 50 миллиард сум акча кирәк, бу акчалар бюджетта әлегә юк һәм ул мәсьәлә яз айларында күтәреләчәк. Россия Хөкүмәте белән бу сорау каралды, акча булачак. Шуның нәтиҗәсендә, мәгариф һәм белем бирү өлкәсенә бүлеп биреләсе акча суммасы узган елдагыдан да артып китәчәк”, - дип тынычландырырга тырышты бүген РТ Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов.

Ул шулай ук, сәламәтлек саклау өлкәсенә бүленгән бюджетның 90 миллиард сумга ким булуын, акчаларның хәзер, иминиятләштерү (ОМС) аша узу нәтиҗәсендә, кимрәк бүленүенә дә ачыклык кертте.

news_right_1
news_right_2
news_bot