news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәламәтлек саклау өлкәсе идарәчеләре медицина ярдәме сыйфаты мәсьәләләрен тикшерде

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында видеоконференция режимында медицина ярдәме сыйфатын контрольдә тоту мәсьәләләренә багышланган республика киңәшмәсе үтте

(Казан, 5 март, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында видеоконференция режимында республика киңәшмәсе үтте. Анда “2009 елда медицина ярдәмен күрсәтү сыйфатына кагылышлы халык мөрәҗәгатьләрен карау һәм хокук бозуларны тикшерү” һәм “2009 елда “Сәламәтлек” илкүләм проектын тормышка ашыру нәтиҗәләре” мәсьәләләре каралды. Киңәшмәне министр урынбасары Адель Вафин алып барды.
Төп доклад белән министрлыкның медицина ярдәме сыйфатын контрольдә тоту һәм өлкәне стандартлаштыру идарәсе башлыгы Галина Лысенко чыгыш ясады. Адель Вафин өстәмә диспансеризация нәтиҗәләренә мониторинг үткәрү, маммографик тикшерүләрнең сыйфатын бәяләү мөһимлеген ассызыклады. Ул хәбәр иткәнчә, 2010 елның башыннан М-7 федераль юлында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре вакытында медицина ярдәмен күрсәтүне оештыру чараларын тормышка ашыру кысаларында республикага килгән санитар автотранспорттан файдалану нәтиҗәлелеге тикшерелә. Узган ел Татарстан муниципаль берәмлекләренең медицина ярдәмен күрсәтү мәсьәләләренә кагылышлы халык мөрәҗәгатьләре саны буенча рейтинг формалаштырыла. Адель Вафин әйтеп үткәнчә, медицина ярдәме сыйфаты белән пациентлар канәгать калырга тиеш. Әлеге мәгълүматны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте җиткерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot