news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау чыгымлы, әмма нәтиҗәле түгел – Путин

Аның фикеренчә, халыкның ни өчен медицина хезмәтләреннән канәгать булмавына анализ ясарга кирәк

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Юлия Ревина). Сәламәтлек саклау өлкәсендә үткәрелә торган реформаларга карамастан, халыкның ни өчен медицина хезмәтләреннән канәгать булмавына анализ ясарга кирәк. Бу хакта бүген Мәскәүдә уза торган матбугат конференциясендә РФ Президенты Владимир Путин белдерде.

“Без сәламәтлек саклау тармагы чыгымлы, әмма нәтиҗәле түгел, дип сөйлибез. Сәламәтлек саклау үсеше турындагы мәсьәләләрне хәл иткәндә, беренче чиратта, без шушы хезмәтләрдән файдаланучы халыкка йөз тотарга тиешбез. Миллионлаган халык бездән сәламәтлек саклау өлкәсендә вәзгыятьнең яхшыруын көтә. Гражданнар, кертелгән үзгәрешләргә карамастан, сәламәтлек саклаудан канәгать булмавы турында белдерә. Бу вәзгыятьне анализларга кирәк”, - диде ул матбугат конференциясендә.

Владимир Путин сүзләренә караганда, еш кына дәвалау учреждениеләрендәге ятаклар авыруны дәвалау өчен түгел, ә халыкны сәламәтләндерү өчен кулланыла. Бу, аерым алганда, көзге-язгы чорга хас. Бу аспектны югары технологияле ярдәмне арттыру перспективасы белән яңадан карарга кирәк. Россия Президенты фикеренчә, дәвалау оешмаларында ятакларны тәэмин итүгә агымдагы чыгымнарны медицина персоналын укытуга, яңа җайланмалар урнаштыруга һәм башка максатчан чыгымнарга юнәлтеп булыр иде.

Владимир Путин шулай ук, авыру хастаханәдә 4-5 көн дәвамында интенсив төстә дәвалана, аннары амбулатор сихәтләнүгә күчә ала, дип билгеләп узды.

Владимир Путин реформалар үткәргәндә медицина берләшмәсе вәкилләре белән үзара багланыш заруриятен билгеләп үтте. “Планлаштырылган һәм гамәлгә ашырыла торган барлык үзгәрешләрне профессиональ җәмәгатьчелек вәкилләре белән элемтәдә кертергә кирәк”, - дип ассызыклады ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100