Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Сәламәтлек” проекты кысаларында белем бирү учаклары быел федераль бюджет акчасына - 25 һәм республика бюджеты хисабына 49 мәктәп автобусы белән тәэмин ителә
“Сәламәтлек” проекты кысаларында белем бирү учаклары быел федераль бюджет акчасына - 25 һәм республика бюджеты хисабына 49 мәктәп автобусы белән тәэмин ителә
(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проектының “Лаборатор җиһаз белән тәэминат һәм уку классларын модернизацияләү” юнәлеше кысаларында, 2007 елда федераль бюджеттан физика, химия, биология, география кабинетларына 120 комплект җиһаз һәм 40 интерактив аппарат-программа комплексын урнаштыру ниятләнгән.
Былтыр федераль һәм республика казналарыннан бүленеп бирелгән акчага алынган 118 комплект уку җиһазының барысы да мәктәпләргә кайтартылган. Быел Татарстан бюджетыннан 202 комплектка каралган 36,3 миллион сум акча республика мәктәпләренең уку-матди базасын ныгытыр дип көтелә.
“Мәктәп автобуслары белән тәэминат” юнәлеше буенча 2006-2007 уку елларында 112 сертификацияләнгән автобус 105 база мәктәбенә 4182 укучыны йөрткән. Автобусларның 85 е – республика бюджеты чараларына сатып алынган булса, 27 се – федераль казна хисабына. 2007 елда Татарстан мәктәпләре ил бюджетының финанс чараларына тагын 25 автобус белән тәэмин ителәчәк. ТР бюджетыннан 49 автобуска 35,2 миллион сум акчадан өлеш чыгару фаразланган булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз