news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек проблемалары буенча җәмәгатьчелектән 50дән артык сорау кабул ителгән

«Авыруны дәвалаганчы аны кисәтеп калу яхшырак», — дип киңәш итә табиблар.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Өч көн эчендә «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә халыктан сәламәтлек саклау проблемалары буенча 50дән артык сорау кабул ителгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. 7-11 сентябрьдә гражданнарны медицинага тармагына кагылышлы сораулар буенча кабул итү атнасы уза.

Кичә йогышлы һәм йогышсыз хроник авырулар профилактикасы турында сүз барды. «Авыруны дәвалаганчы аны кисәтеп калу яхшырак», — дип киңәш итте табиблар.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау ярдәме бүлеге башлыгы Резидә Шаһвәлиева Татарстанда профилактика эшен профилактик учреждениеләр алып барганын искәртте. Бу 19 медицина профилактикасы бүлеге һәм 63 кабинет, 66 сәламәт бала кабинеты, 799 сәламәтлек мәктәбе, 21 сәламәтлек үзәге, Казан, Әлмәт, Түбән Кама һәм Яшел Үзәндә дүрт медицина профилактикасы үзәге.   

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хәертынов авыруларны кисәтүдә прививкалар әһәмиятен, гриппка каршы вакцинация башланганын әйтте. Кызамык, дифтерия, кызылча, полиомиелит, В гепатиты кебек авыруларга каршы илкүләм календарьга кергән башка прививкалар да мөһим булуын искәртте.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Эдуард Ногманов ун ел эчендә яман шешне башлангыч стадияләрдә ачыклау артканын билгеләп узды. «Әгәр тормыш шушы сынауга китергән икән, республикадагы онкология хезмәте бөтен ярдәмне күрсәтәчәк», — диде.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Зөлфия Ким сүзләренчә, олылар арасында ике кешенең берсе гипертониядән интегә. Дөньяда ел саен йөрәк-кан тамырлары авырулары системасыннан 18 млн га якын кеше һәлак була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100