news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Сәламәтлек индустриясе. Казан” күргәзмәсендә белгечләрдән консультация алырга мөмкин

Күргәзмә 12-14 октябрьдә уза.

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 12-14 октябрь көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә “Сәламәтлек индустриясе. Казан” 21 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе уза. Бу сәламәтлек саклау өлкәсендә югары сыйфатлы дару препаратлары, медицина техникасы, җиһаз һәм товарларны базарга үткәрү буенча төп мәйданчык булып тора.

“Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәге матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, быел анда Россиянең 15 төбәгеннән һәм чит илләрдән 100 дән артык компания катнаша. Катнашучылар Германия, Ирландия, Кытай, Россия. АКШ, Швеция, Финляндия, Көньяк Корея, Япония һәм башка илләрнең әйдәп баручы предприятиеләре, медицина һәм фармакология корпорацияләре тарафыннан эшләнгән продукцияне тәкъдим итә.

Күргәзмәдә, шулай ук, Россиядә һәм чит илләрдә җитештерелгән физиотерапевтик техника, массаж җайланмалары, ортопедия продукциясе, медицина материалларын стерилизацияләү һәм дезинфекцияләүнең комплекслы системалары, инновацион гигиена чаралары, сәламәт туклану өчен продукция һәм башкалар белән танышырга була.

Күргәзмә программасында физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итү һәм социализация мәсьәләләренә зур игътибар бирелгән.

Компания стендларында медицина һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә яңа казанышлар белән танышып кына калмыйча, Татарстанның медицина учреждениеләре белгечләренең квалификацияле консультациясен дә алырга була. Шулай ук заманча медицина комплексларын кулланып, кайбер беренчел медицина тикшеренүләре узарга мөмкин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100