news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәламәтлек өчен файдалы булган шоколад күләме белгеле

Әче шоколадта А, В1, В2, В12, С һәм D витаминнары, тимер, кальций һәм магний бар.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Галимнәр шоколадның сәламәтлек өчен файдалы булган күләмен атады. Бу хакта «Известия» яза.

Көненә 25-30 грамм шоколад ашау — сәламәтлек өчен файдага булачак, дип саный эндокринолог Залина Гусова.

Шулай ук «Стройная Россия» хәрәкәте рәисе Ольга Ванатова да аның сүзләре белән килешә. Белгеч әйтүенчә, монда күп күләмдә какао һәм бик аз гына шикәрле булган әче шоколад турында сүз бара. Бу продуктта А, В1, В2, В12, С һәм D витаминнары, тимер, кальций һәм магний кебек файдалы микроэлементлар бар. Шуның аркасында шоколад йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, шулай ук кәфене күтәрә һәм организмны энергия белән баета.

Шулай ук белгечләр балалар өчен дә шоколадның файдалы порциясе турында сөйләде. 3 яшьтән өлкәнрәк балаларга атнасына 20 граммнан да артык шоколад бирергә ярамый. Олы кеше көненә бер плитканың яртысын, ягъни 50 грамм шоколад ашый ала. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot