Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сәламәтләндерү аэробикасы фестивале 22-23 октябрьдә узачак
Сәламәтләндерү аэробикасы фестивале 22-23 октябрьдә узачак
(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 22-23 октябрь көннәрендә Зәйдә Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Аэробика федерациясе һәм Зәй шәһәренең яшьләр эшләре идарәсе сәламәтләндерү аэробикасы буенча фестиваль- марафон үткәрергә ниятли. Бу чараны үткәрүдә иң тәҗрибәле укытучы-педагоглар катнаша. Федерация вәкилләренең берсе – Елена Фролова сүзләренә караганда, фестивальгә республиканың барлык район һәм шәһәрләрендә яшьләр һәм үсмерләр үсешен кайгыртучы оешмалар вәкилләре чакырылачак.
22 се көнне бию аэробикасының һәммә төрләре буенча мастер-класслар укытылачак, ә 23е – спорт аэробикасы мәсьәләләренә кагылышлы семинар үтәр дип көтелә. Семинарда яңа судья вазыйфасы карарлары буенча сүз кузгатылачак. Монда мәктәпкәчә яшьтәге балалар оешмаларында, спорт клубларында һәм мәктәптә аэробика түгәрәкләрендә эшләүче укытучылар арасында тәҗрибә уртаклашу да булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз