news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Сәламәт киләчәк" проекты кысаларында Кукмарага башкала табиблары килде

Район үзәк дәваханәсендә пациентларны кардиолог, невропатолог, отоларинголог, гастроэнтеролог, пульмонолог кабул итте.

"Сәламәт киләчәк" проекты кысаларында Кукмарага башкала табиблары килде

(Кукмара, 28 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). "Сәламәт киләчәк" федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Кукмарага республика клиник дәваханәсе белгечләре килде. Район үзәк дәваханәсендә пациентларны кардиолог, невропатолог, отоларинголог, гастроэнтеролог, пульмонолог кабул итте. Бу турыда район басмасы сайтында хәбәр ителә.

Кукмаралылар табибларның игътибарлы булуларын билгеләп үтте. Аеруча отоларинголог табибы кабинеты янында кеше күп иде.

- Соңгы өч елда минем колаклар белән бәйле проблемалар башланды. Кызганычка каршы, безнең дәваханәдә отоларинголог юк. Шуңа күрә бүген бу белгечкә кабул итүгә килдем, - диде 88 яшьлек Мансура Даутова. – Элек авыртырга вакыт булмады, 39 ел хисапчы булып эшләдем. Әле хәзер дә табибларга йөрергә яратмыйм, әмма олыгайган саен сәламәтлек какшый.

Югары категорияле табиб отоларинголог, медицина фәннәре кандидаты Миннеәнфәс Рәүповның сүзләренә караганда, пациентларның күбесе салкын тию һәм хроник авырулар белән мөрәҗәгать иткән. Ә бер пациент, ныклап тикшерү өчен, республика клиник дәваханәсенә җибәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100