news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәлахов: Конституция Россиянең фәнни-технологик казанышларга омтылышын ныгытачак

Татарстан Фәннәр академиясе Президенты бүгенге дөньяда мәгълүмати технологияләрне һәм ясалма интеллектны үстерү бик мөһим икәнлеген искәртте.

Сәлахов: Конституция Россиянең фәнни-технологик казанышларга омтылышын ныгытачак
архив/Султан Исхаков

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Яңартылган Конституция Россиянең фәнни һәм технологик казанышларга омтылышын ныгытачак. Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов мәгълүмати технологияләр һәм элемтә өлкәсендә илнең төп Законына кертелгән төзәтмәләр турында үз фикерен белдерде.

Мәгъзүм Сәлахов искәрткәнчә, бүгенге дөньяда мәгълүмати технологияләрне, ясалма интеллектны үстерү бик мөһим.

«Конституция Россиянең фәнни һәм технологик казанышларга омтылышын ныгытачак. Илнең Төп законы тарихында беренче тапкыр мәгълүмати технологияләрнең, цифрлы шәхси белешмәләрнең иминлеге исәпкә алына — хәзерге Конституция хәзерге заман таләпләренә җавап бирә», — дип сөйләде «Ватаным Татарстан» басмасы әңгәмәдәше. Ул Россия һәрвакыт фәнни-техник казанышлар иле булганлыгын һәм булып торуын әйтте.

Конституцияне яңарту илнең алга баруын дәвам итү өчен кирәк, дип саный Мәгъзүм Сәлахов. «Бүген бөтен ил мәгълүмат технологияләрен алга җибәрү белән шөгыльләнә. Әгәр без моңа игътибар итмәсәк, без юл читендә булачакбыз», — дип йомгак ясады әңгәмәдәш.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100