news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җ.Сөләйманов:“Татар теле Windows һәм Microsoft операция системалары өчен якын була бара”

Казанда “Европа цивилизациясенә мөнәсәбәттә татар мәдәнияты” дигән ике көнлек халыкара конференция ачылды

(Казан, 3 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). “Иң мөһиме – без бүген татар мәдәниятының Европа цивилизациясендәге урыны турында сүз алып бара алабыз”, - дип белдерде бүген Казан дәүләт университетының Татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы Искәндәр Гыйләҗев “Европа цивилизациясенә мөнәсәбәттә татар мәдәнияты” дигән ике көнлек халыкара конференцияне ачып җибәреп. Тарихчы галим белдергәнчә, татар халкы элек тә, хәзерге вакытта да арадашчы ролен үти. Билгеле булганча, рус дәүләте татарларны Көнчыгыш илләре белән ике арада тылмачлар (тәрҗемәчеләр) итеп файдалана торган булган.

Искәндәр Гыйләҗев хәбәр иткәнчә, 1804 елда Казан университеты оешу Европага “тәрәзә ачу” булган. “Безнең үзенчәлегебез шунда: без Көнчыгышка да хас, Европага да хас сыйфатларны сеңдерәбез”, - диде ул.

КДУ профессоры Фәхимә Хисамова исә үз чыгышында татар телен дәүләт теле буларак куллану мөмкинлекләренә тукталды. “Телнең структур яктан үсүе өчен дә, сакланып калу өчен дә аның кулланышта булуы зарури”, - дип, ул Татарстанда мөһим өлкәләрдә рус теленең өстенлек итүен әйтеп үтте. Аның фикеренчә, татар теле дәүләт теле буларак өлешчә генә кулланыла.

Техник фәннәр докторы Җәүдәт Сөләйманов татар теленең мәгълүмати технологияләрдә куллану мөмкинлекләрен арттыру турында сүз алып барды. “Без татар телен компьютер теле буларак күрәбез һәм аны үзебезнең программаларыбызны төзүдә кулланабыз”, - дип Җ.Сөләйманов табигый телнең мәгълүмат туплау һәм компьютер технологияләре теле булырга булырга тиешлеген билгеләп үтте.

Җ. Сөләйманов хәбәр иткәнчә, интернетта инглиз телен куллану ел саен 38 процентка үсә. Википедиядә татар теле статьялар бирелеше буенча 116 нчы урында тора. Безнең алда – казах, үзбәк һәм чуваш телләре. “Бүгенге көндә татар теле, рус һәм инглиз телләре кебек, Windows һәм Microsoft кебек операция системалары өчен якын була бара”, - дип, галим татар телендә эшләнгән программа продуктлары белән таныштырды.

Конференция эше секцияләргә бүленеп бара һәм анда татар теле: тарих һәм хәзерге заман, лингвокультурология һәм фольклористика, төрки телләр һәм әдәбиятлары, РФдә урта һәм югары белемне реформалау шартларында татар телен укыту, татар һәм башка БДБ илләре төрки халыклары тарихының актуаль мәсьәләләре һ.б. темалар карала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100