news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сөләйман Рәхимов Ризаэтдин Фәхретдиннең язма мирасы аз өйрәнелгән дип саный

Ризаэтдин Фәхретдиннең барлыгы 29 хезмәте, “Шура” журналында йөзләгән мәкаләләре басылып чыккан.

Сөләйман Рәхимов Ризаэтдин Фәхретдиннең язма мирасы аз өйрәнелгән дип саный
ru.wikipedia.org

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Болгар ислам академиясенең ислам мирасы үзәге директоры Сөләйман Рәхимов дин эшлеклесе, галим Ризаэтдин Фәхретдиннең язма мирасы бүгенге көнгәчә аз өйрәнелгәнлеге турында җиткерде. Бу турыда ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Ризаэтдин Фәхретдиннең бүгенге көнгә кадәр язма мирасы аз өйрәнелгән. Инде 60 ел буена бер язма мирасы да басылып чыкмады. Китапларының күбесе революциягә кадәр басылып чыккан. Бары тик “Асар”ның өченче һәм дүртенче томнары гына чыкты бит әле”, - диде Сөләйман Рәхимов.

Ризаэтдин Фәхретдин – тарихчы, әдип, педагог һәм дин эшлеклесе. Ул — йөздән артык хезмәт авторы. Аның “Тәрбияле бала”, “Тәрбияле ана”, “Шәкертлек әдәбе” дәреслекләре, “Сәлимә, яки Гыйффәт” (1899), “Әсма, яки Гамәл вә җәза” (1903) әдәби әсәрләре, «Асар» тарихи хезмәтләре нәшер ителгән.

1907 елга кадәр Ризаэтдин Фәхретдиннең барлыгы 29 исемдәге әдәби, тарихи, гыйльми педагогик, дини хезмәтләре һәм әсәрләре басылып чыккан. Шулай ук «Шура» журналында аның йөзләгән мәкаләләре дөнья күргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100