news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сөләйман» мәчетендә тернәкләндерү курслары башланды

Бу юлы тернәкләндерү курсына ир-атлар җыелачак

(Казан, 11 август, “Татар-информ”). Казанның«Сөләйман» мәчетендә күрмәүчеләр өчен тернәкләндерү курслары башланды. Биредә күрү сәләте бераз булса да сакланган кешеләр җыелачак. Тернәкләндерү курсы бер ай буе дәвам итәчәк.
Бу юлы тернәкләндерү курсына ир-атлар җыелачак. Алар Казаннан, Татарстан районнарыннан, Башкортстан, Чечня, Свердловск кебек чит төбәкләрдән килер дип көтелә.
Күрмәүчеләр бер ай дәвамында Луи Брайль системасы буенча Коръән укырга, махсус программа ярдәмендә компьютерда эшләргә өйрәнәчәк. Шулай ук аларга ислам нигезләре дә укытылачак. Уку-укыту программасыннан тыш, башка төрле чаралар да әзерләнгән. Алар Рамазан уңаеннан оештырылган ифтарларда катнашачак. Мондый ифтарлар «Сөләйман» мәчетендә көн саен үтәр дип көтелә.
Әлеге курслар күрмәүчеләр өчен бушлай. Оештыручылар юл чыгымнарын да, ашау-эчү, яшәү өчен киткән чыгымны да үзләре каплый. Тернәкләндерү курсы ахырында һәрберсенә «Ярдәм» хәйрия фондының күрмәүчеләр китапханәсе чыгарган аудио китаплар тапшырылачак. Укуда зур уңышка ирешүчеләргә Брайль системасы буенча бастырылган Коръән бүләк ителәчәк.
Күрмәүчеләр өчен оештырылган бу курслар үткәрүдә ярдәм итәргә теләге булган кешеләр 8 (843)5-120-377 номеры аша «Сөләйман» мәчете белән элемтәгә керә ала. Шулай ук «Ярдәм» фондына акчаны хәзер OSMP (QIWI) түләү терминаллары аша да күчерергә мөмкин. Бу хакта tatar-islam.ru хәбәр итә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100