Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Сөләйман» мәчетендә корбанлык сарыкларга гаризалар кабул ителә башлады
Ит өчен махсус үрчетелгән сарыклар Волгоград өлкәсеннән кайтартылган
(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). «Сөләйман» мәчетендә корбанлык сарыкларга гаризалар кабул ителә башлады. Әлеге гыйбадәтханә нәзер корбаны өчен дә сарыклар бирә.
Биредә Корбан бәйрәме көннәрендә сарыкларны суеп, тунап, эшкәртеп, төрле өлешләргә бүлеп бирәчәкләр. Бу ваҗиб гамәлне үтәү өчен, махсус бригадалар эшләячәк.
“Сөләйман” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә әйткәнчә, бер сарык 5 мең сум тора. Ит өчен махсус үрчетелгән сарыклар Волгоград өлкәсеннән кайтартылган. Бер-ике яшьлек корбанлыклар егерме килограммнан башлана.
Билгеле булганча, быел Корбан гаете 16 ноябрьдә бәйрәм ителәчәк. Ул Татарстанда рәсми рәвештә ял көне итеп билгеләнде.
Гаризаларны «Сөләйман» мәчетенә килеп язарга мөмкин.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 5120-377.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз