news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Сөләйман мәчете инвалидлар өчен хәйрия ашы үткәрә

Бу чара Инвалидлар декадасына һәм Корбан бәйрәменә багышлана

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Алия Сабирова). Иртәгә Казанның Сөләйман мәчете инвалид мөселманнар өчен хәйрия ашы үткәрә.
Бу чара Инвалидлар декадасына һәм Корбан бәйрәменә багышлана.
Казанның Сөләйман мәчетенең укыту бүлеге мөдире Мәликә Гыйльметдинова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә белдерүенчә, аштан соң кунаклар өчен махсус концерт программасы да күрсәтелә. Бу көнне хәйрия ашында 200гә якын инвалидның катнашуы көтелә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100