Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сәләтле яшьләрне "Талантлар Университеты" проектлар олимпиадасында катнашырга чакыралар
Олимпиадада тормышка ашырырлык идеясе яисә проекты булган яшьләр катнаша ала.
(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). "Талантлар Университеты" проектлар олимпиадасында катнашу өчен 12 яшьтән 30 яшькә кадәр булган яшьләрдән гаризалар кабул ителә. Бу хакта Татарстан Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
- "Талантлар Университеты" проектлар олимпиадасына гаризалар 21 октябрьгә кадәр кабул ителә. Олимпиадада тормышка ашырырлык идеясе яисә проекты булган яшьләр катнаша ала.
Олимпиада өч юнәлештә узачак:
- “Генераль конструктор” (инженер-конструктор) – яңа технологияләр өлкәсендәге проектларны колачлый: робототехника, пилотсыз модельләштерү, автоконструкторлаштыру, IT.
- “Фәнни ярышлар чемпионаты” (фәнни-эзләнү) – фәндәге актуаль проблемалар буенча эзләнү эшләре алып барырга теләүчеләр өчен булачак.
- “Эшмәкәрләр уены” (эшмәкәрлек) – бу юнәлеш кысаларында катнашучылар шәхси стартап булдыру серләренә төшенәчәкләр.
Бәйге кысаларыннан тыш, катнашучылар проект эшләү һәм аның белән идарә итү буенча онлайн курс узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз